news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган

«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Татарстанда ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 10.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.

1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча, чокырга иң элек бер кеше төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа икенче ир-ат ярдәмгә ашыккан, әмма анысы да һуштан язган. Шул тирәдән узып барган өченче ир-ат аларның икесен дә өскә чыгарган. Коткаручылар һәм табибларны да ул чакырткан.

«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100