news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Башкортостан» киностудиясенең элекке директоры Азамат Хуҗахмәтов вафат булган

Кинорежиссерның иҗат багажында 50дән артык фильм бар.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов 59нчы яшендә кинәт вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның иҗат багажында 50дән артык фильм бар. Азамат Хуҗахмәтов - «Генерал Шәйморатов» фильмы өчен «Иң яхшы режиссерлык эше» номинациясендә «Вечный огонь» Икенче ачык халыкара телефестивале (Волгоград, 2000) лауреаты. 2021 елның февраленнән «Башкортостан» киностудиясе директоры вазифасын башкарган.

Азамат Хуҗахмәтов 1997 елдан Россия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы, 2011 елдан Евразия телевидение һәм радио академиясенең хакыйкый әгъзасы иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot