news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән

Республикада пандемия вакытында вирус аркасында 543 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 1938, 1940 һәм 1956 елларда туган өч хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

Шулай итеп, республикада пандемия вакытында вирус аркасында 543 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.

Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясе республиканың 38 кешесендә ачыкланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, авырулар санының артуы вирусның өченче дулкыны килүе турында аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot