news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил машинасы юл аша чыккан хатын-кыз белән баланы бәрдергән

Авариядә 8 яшьлек малай зыян күргән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Можайск урамында чит ил машинасы юл аркылы чыгып барган хатын-кыз белән баланы бәрдергән. Видеорегистраторга эләккән әлеге видео социаль челтәрләрдә чыкты.

«Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләүләренчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә, Горьковский шоссесының 35/1 нче йорты янында булган. Якынча фаразлар буенча, Peugeot автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе юлны тиешсез җирдә чыккан хатын-кыз белән баланы бәрдергән.

«Авариядә 8 яшьлек малай зыян күргән. Имгәнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр», — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100