news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда пластик калдыклар яна, һавада кара төтен таралды

Янгын «Полимер кварц» шәхси компаниясенең ачык мәйданчыгында чыккан.

Чаллыда пластик калдыклар яна, һавада кара төтен таралды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы сәнәгать зонасы өстендә барлыкка килгән кара төтен баганасының фото һәм видеосы таралды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бүген 15 сәгать 45 минутта 101нче янгын сагы номерына Резерв юлда янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Чакыру буенча килгән беренче янгын бүлеге хезмәткәрләре «Полимер кварц» шәхси компаниясенең ачык мәйданчыгында пластик калдыклар януын ачыклаган.

Ут таралу куркынычы юк. Янгын мәйданы һәм сәбәпләре билгеләнә.

ТР прокуратурасы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм калдыклар белән эш итү турындагы законнарны үтәү буенча тикшерү башланган.

«Вакыйга урынында шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев булды», - дип аңлатты ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100