news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгында ике кеше үлгән

Янгында  50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, йорттан үзе чыккан.

Татарстанда янгында ике кеше үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә чыккан янгында ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 2:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Биектау районы Бимәр авылында янгын турында хәбәр килгән. Бер катлы кирпеч йорт янган.

Янгын сүндерү вакытында 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 57 яшьлек ир-атның каты янган мәетен тапкан.

Янган корылмаларны тикшергәндә коткаручылар 83 яшьлек хатын-кызның мәете тапкан. Янгында 50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, йорттан үзе чыккан. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

Бу йортка янгын турында хәбәр итә торган корылманы узган кышта администрация куйдырткан.

Янгын 81 квадрат метрга зыян китергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100