Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә ЮХИДИлеләр машинаны атып туктаткан
Район басмасы төбәк өчен шушы гадәти булмаган вакыйганы бәян итә
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Әтнә районы үзәгендә кибет янында “тугызлы” машинасы хуҗасы, юлда патруль хезмәткәрләре әмеренә буйсынмыйча, киткән дә барган. Шикле машина артыннан куа башлыйлар. Каршысына чыккан ЮХИДИ машинасын бәрдереп киткәч, инспекторлар качкынның көпчәгенә атарга дигән карарга килә. Машина хуҗасы качып өлгерә, калган пассаҗирлар исерек хәлдә була.
Машина йөртүче аннары гаебен танып, ЮХИДИ идарәсенә үзе килә. Аның сүзләренә караганда, ул, иминиятләштерү вакыты чыккан булу сәбәпле, курыккан. Нәтиҗәдә, машина хуҗасына штраф салынган, ул йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз