news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган

Зыян күргән машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган
шаһитлар фотосы

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Казан – Оренбург трассасында булган. «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм яна да башлаган.

Шаһитлар машина йөртүчене салоннан чыгарган.

«Ир-ат аңын югалткан иде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot