news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы пассажир һәлак булган

Фаҗига республиканың Түбән Кама районында Дмитриевка авылы янында килеп чыккан.

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы пассажир һәлак булган

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда урман юлыннан барганда машина юл кырыена төшеп киткән, пассажир һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорты һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, фаҗига кичә көндезге сәгать уникенче яртылар тирәсендә Түбән Кама районының Дмитриевка авылы янында булган.

Урман юлы буйлап мәйданга төшкәндә, 14нче модель «Лада» машинасын йөртүче 58 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм машина юл кырыена төшеп киткән.

Машинада утырган 57 яшьлек пассажир юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Җәрәхәтләнгән машина йөртүчене Түбән Кама хастаханәсенә китергәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100