news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автобус йөртүчесе караңгыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган ирне бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү проспектында булган.

Чаллыда автобус йөртүчесе караңгыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган ирне бәрдергән
Чаллы Дәүләт автоинспекциясе

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда «ПАЗ» автобусы йөртүчесе караңгыда юлны йөгереп чыгып барган ирне бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү проспектында, 56нчы комплекс каршында булды. «ПАЗ» автобусын йөртүче юлны йөгереп чыгарга уйлаган ир-ат алдыннан машинасын туктатырга өлгермәгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүлене төрле җәрәхәтләр ала, аны хастаханәгә илтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100