news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яшәүче бер ир хатынына алимент түләячәк

Хатын-кыз бала карау буенча ялда һәм беркайда да эшләми.

Бөгелмәдә яшәүче бер ир хатынына алимент түләячәк
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 1 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә шәһәр судына ирнең элекке хатыны уртак балага өч яшь тулганчы үзенә дә алимент түләттерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстанның Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кыз бала карау буенча ялда һәм беркайда да эшләми. Элеккеге ире аңа матди ярдәм күрсәтми, балага алимент та түләми.

Эш материалларын өйрәнеп һәм һәр ике якны да тыңлап, суд хатынның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерә. Суд балага 3 яшь тулганчыга кадәр, элеккеге хатынына алимент түләтү турында карар чыгара. Хәзер ир кеше ай саен аңа 10 000 сум акча түләп барырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot