news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп киткән, ике кеше үлгән

49 яшьлек ир-ат зур тизлектә хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать унбер тирәсендә Болгар-Танкеевка автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якынча мәгълүмат буенча, 49 яшьлек ир-ат зур тизлектә хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Машина әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм 17 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100