Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан
Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда М7 трассасында юл буендагы кафеның өске катында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 22.34 сәгатьтә 112 бердәм номерына М7 трассасының 830нчы чакрымында юл буенда урнашкан кафеда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр әлеге урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта ялкын телләре кафеның өске катын тулысынча ялмап алган була инде.
Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 40 минутка якын вакыт кирәк булган.
Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз