Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндәге шартлауга бәйле эштә ваемсызлыкта шикләнелгән табибны судка китерделәр
Бүген суд 53 яшьлек Наталья Евдокимовага карата чик кую чарасын билгеләячәк.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Яшел Үзән судына тугыз катлы йортта булган шартлау турындагы эш буенча медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, табиб-психиатр Наталья Евдокимованы китерделәр. Кичә аны үз эшенә салкын карауда шикләнеп тоткарлаганнар иде.
Евдокимованы суд залына вакытлыча тоту изоляторыннан алып килделәр.
Ачыкланганча, Евдокимова 87 яшьлек Михаил Тимохинны караган, дүшәмбе кичендә тугыз катлы йортта газ нәкъ менә шуның гаебе белән шартлаган дип фаразлана. Фаҗига булган көнне туганнары пенсионерны психоневрологик диспансерга алып барган. Алар өлкән яшьтәге ир-атның үзен адекват тотмавына һәм фатирны юк итү белән янавына зарланган.
Евдокимова белән сөйләшкән вакытта пенсионер үз-үзенә кул салырга җыенуы турында бер сүз дә әйтмәгән. Табиб аны караганнан соң амбулатор дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргән. Берничә сәгатьтән соң өлкән яшьтәге ир-атның фатирында шартлау яңгыраган.
Бүген тикшерүчеләр судка Евдокимованы өй арестына озату үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз