news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада урманда кеше аяклары тапканнар

Экспертиза элек табылган кеше башы һәм әлеге аяклар бер үк кешенеке булуын ачыклаган.

Түбән Камада урманда кеше аяклары тапканнар

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова ). Түбән Кама урманында, кеше башын тапкан урыннан ерак түгел, кеше аяклары табылган. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

«Элек Кызыл Чишмә бистәсенә илтүче юлдан 20 метр ераклыкта билгесез ир-атның җәсәдләре табылган иде. Хәзерге вакытта суд-геном экспертизалары билгеләнгән, алар нәтиҗәсе буенча табылган сөякләрнең бер үк кешенекеме икәнлеге ачыкланачак», — диде Эльвира Газизова.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атның үлеме быел 1-23 март аралыгында булган. Һәлак булучының фотороботы төзелгән, шулай ук суд-медицина экспертизалары үткәрелгән. Ир-ат 30 - 50 яшь тирәсендә булган, чәче дүрт сантиметрга кадәр озынлыкта, бераз агару билгеләре белән кара-көрән төстә.

Элегрәк «Татар-информ» 23 март иртәсендә Түбән Кама урманында пакетка төрелгән кеше башы табуларын хәбәр иткән иде. Кызыл Чишмә бистәсе тирәсендәге табылдыкка шуннан үтеп баручы кеше юлыккан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Тикшерү комитеты нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны, шулай ук әлеге ир-атның туганнарын яки дусларын белүчеләрне 8 (843) 221-75-15, 8 (8555) 39-23-24 яисә полициягә: 02 (102) телефон аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100