news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус турында фейк-яңалык өчен чираттагы татарстанлыга штраф салынды

Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир-ат коронавирус аркасында үлем очракларының күбрәк булуы турында интернетта ялган мәгълүмат чыгарган.

Коронавирус турында фейк-яңалык өчен чираттагы татарстанлыга штраф салынды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Фейк-яңалык өчен тагын бер татарстанлы штрафка тартылган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат социаль челтәрдә Әлмәттә зарарланган кешеләр саны биш кешегә кадәр җиткән, ә рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, үлем очракларының саны күпкә күбрәк булуы турында язган.

Бу яңалык полиция хезмәткәрләрен кызыксындырган.

30 мартта шәһәр суды «мәзәкче»не ялган мәгълүмат тараткан өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган һәм интернеттан файдаланучылар алдында гафу үтенгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100