“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча прокуратура хезмәткәрләренә карата тикшерү башланды

Казан прокурорына һәм Казанның Киров районы прокурорына карата хезмәти тикшерү үткәрелә

 (Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерү органнары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков материаллары буенча прокуратура хезмәткәрләренә карата башлангыч тикшерү үткәрә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта мәгълүмат бирде. Ул, шулай ук, тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәген белдерде. ТР прокуратурасы белешмәсе буенча, бүген Илдус Нәфыйков Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә прокуратураның 6 хезмәткәренә карата хезмәти тикшерү материалларын тапшырган.

Элек “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын белән бәйле рәвештә, хезмәти тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуроры прокуратураның 6 хезмәткәрен дисциплинар җаваплылыкка тарту турында боерык бирелгән. Аларга дисциплинар җәза бирелгән, шул исәптән Казан прокуроры Рәфкать Уразбаевка хезмәти вазыйфаларын тулысынча үтәмәгән өчен кисәтү ясалган. Моннан тыш, хәзер республика прокуратурасы тарафыннан Казан прокуроры Рәфкать Уразбаевка һәм Казанның Киров районы прокуроры Равил Вахитовка карата хезмәти тикшерү уздырыла, материаллар шулай ук тикшерү органнарына тапшырылачак.