news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Ботов 98 яшендә вафат булган

Сугыштан соң Борис Ботов Германиядә Совет хәрби администрациясендә хезмәтен дәвам итә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Борис Ботов вафат булды. Аңа 98 яшь иде.

Борис Алексеевич Ботов 1923 елның 17 ноябрендә Мәскәү өлкәсенең Пушкино авылында туган. Ул ун балалы зур гаиләдә үскән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1941 елда ул педагог булырга теләп Саранскига килә. Сугыш башлану сәбәпле, аның планнары чынга ашмый. Ул туган авылында балаларга немец теле укытырга ризалаша.

1942 елның 1 февралендә Борис Ботов хәрби комиссариатка чакыру ала һәм 3 февральдә аны Казанга җибәрәләр, анда җирле комиссариатта пулеметчы юнәлешен ала. Аны Мәскәү пулемет-миномет училищесының пулемет батальоны курсанты итеп кабул итәләр. Ул пулемет взводының командиры итеп билгеләнә. Сугышта ул хәрби училищеда алган белемне кулланып эш итә.

Сугыштан соң Борис Алексеевич Германиядә Совет хәрби администрациясендә хезмәтен дәвам итә. Ул 1954 елда анда хезмәтен тәмамлый. Аннары хезмәт юлламасы буенча хатыны һәм кызы белән Мәскәүгә кайта.

Ул «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100