news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә торак йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз үлгән

Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне янгын чыккан фатирдан алып чыгып табибларга тапшырган, әмма алар үлгән булган.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә торак йортларның берсе фатирында чыккан янгында ир-ат белән хатын-кыз үлгән.

Бүген, 12.00 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Төзелеш урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгуы турындагы хәбәр килгән. Беренче каттагы фатирда 3 кв.метр мәйданда урын-җир янган. Фатир тәрәзәсенә тимер рәшәткә куелган булган.

Янгын сүндерүчеләр фатирда ир-ат белән хатын-кызны тапкан, аларны урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма табиблар аларның үлемен раслаган.

Янгын сәбәпләрен ачыклыйлар.

Агентлыкка билгеле булганча, фатирда чүп-чар күп булган. Анда яшәүчеләр чүп-чар ташыган һәм озак вакыт фатирда җыеп тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100