news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган

Авария кичә көндез Яшел Үзән районында булган.

Татарстан юлында авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан юлында җиңел машина йөртүче яшь хатын-кыз каршы якка чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә һәм вафат була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде.

Кичә көндез Яшел Үзән районында трассада юл-транспорт һәлакәте булган: «КИА» автомобиле йөртүчесе, идарәне югалтып, каршы якка чыга һәм «Газель» белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә «КИА» шоферы шунда ук һәлак булган. Ике машина да җитди җәрәхәтләр алган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлак булган кызга 25 яшь булган. Йөк машинасы йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр алмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot