news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак йортның балконында чыккан янгынны сүндергәннәр

Янгынны сүндергәннән соң калган төтенне бетерү өчен подъездга махсус җайланма куйганнар.

Казанда торак йортның балконында чыккан янгынны сүндергәннәр

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казандагы торак йортның балконында чыккан янгынны сүндергән.

Бүген 9.50 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Мусин урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр йортның беренче катындагы фатирда балкон януын ачыклаган. Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгынны берничә минутта сүндергәннәр. Янгынны сүндергәннән соң калган төтенне бетерү өчен подъездга махсус җайланма куйганнар.

Һәлакәттә имгәнүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100