news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптиклар фаразларына караганда, бу ялларда республикада көчле җил, кар, буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә буран вакытында саклык турында искә төшерә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразларына караганда, бу ялларда республикада көчле җил, кар, буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Температура -22°С кадәр.

Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ Татарстанда машина йөртүчеләргә һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Кышкы юлда, аеруча һава торышы начар булганда машина йөртүчеләр чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Тизлекне арттырмаска, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгып узганда аеруча сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү мөһим.

Һава торышының начар булуы җәялеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар фәкать җәяүлеләр сукмагыннан гына юл аша чыгарга тиеш. Туктап калып, транспорт чараларының үзен уздырырга әзер булуына инангач кына җәяүле сукмагына керергә ярый. Юл аша баланы җитәкләп чыгу мәҗбүри. Балалар киемендә “яктырткыч” элементлар булдыруны аерым игътибар үзәгенә алу шарт, дип кисәтә ЮХИДИ

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны, мөмкинлеккә карап, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта 8(843)5333888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100