news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фура белән булган авариядә ике кеше зыян күргән

Авария М7 юлының 762 чакрымында булган.

Татарстанда фура белән булган авариядә ике кеше зыян күргән

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда фура юл кырыендагы тимер читәнгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Йөртүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Авария М7 юлының 762 чакрымында булган. Белоруссиядән Чаллыга баручы DAF йөк машинасы юл кырыендагы тимер читәнгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган.

Йөк машинасыннан 200 литрлы кисмәкләр коелган, берничәсе яньчелгән. Әмма алардагы сыеклык ягулык булмаган һәм куркыныч тудырмаган. Юл хезмәткәрләре сыеклык түгелгән урынга ком сипкән.

Ике йөртүче дә йөк машинасыннан үзләре чыккан. Ир-атларны шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә озатканнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100