news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй янындагы юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән

Бүген иртән Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 25нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Зәй янындагы юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән
соцсети

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Зәй янындагы юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән. Бу турыда «Новости Заинска» газетасы хәбәр итә.

«Бүген 7.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 2 нче чакрымында 14 модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм «Форд» белән бәрелешкән», – диелгән хәбәрдә.

Юл-транспорт һәлакәтендә автоледи авыр җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән. Иномарканың 21 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot