news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы начарланганда шәһәр читенә чыкмаска чакыра

Республикада һава шартларының сишәмбе, 2 февральдә, начарлануы көтелә.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләрдән һава торышы начарлану фаразланганда шәһәр читенә чыкмауларын сорый.

«Татар-информ» республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, синоптикларның фаразлары буенча, сишәмбе, 2 февральдә, Татарстанда буран көтелә, ул вакытта күз күреме начарлана. 20 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.

Республика ЮХИДИ хезмәткәрләре көчле кар һәм күз күреме начар булганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип искәртә.Торак пунктлардан читкә чыкмау хәерле. Юлда хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, уйланылмаган маневрлар һәм кискен үзгәртеп корулардан качарга кирәк. Балаларны машинада махсус автокреслоларда йөртергә, ә машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк.

Җәяүлеләргә дә юлларда сак булу киңәш ителә. Юлны бары тик светофорның рөхсәт итү сигналына яки көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга, ә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булдырырга кирәк.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта ярдәм сорап 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100