Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда законсыз акцияләрдән полиция бүлекләренә 400дән артык кеше китергәннәр
Казанда ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән ике егет тоткарланган, аларга җинаять җаваплылыгы яный.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда санкцияләнмәгән акцияләрдән полиция бүлекләренә 400дән артык кеше китергәннәр. Кичә республиканың төрле шәһәрләрендә санкцияләнмәгән протест акцияләре узды.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, акцияләрдә 600дән артык кеше катнашты. Төрле хокук бозулар өчен полициянең территориаль бүлекләренә 419 кеше китерелгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Татар-информ» Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткәнлеген хәбәр иткән иде. Әлеге мизгел шаһитлар һәм журналистлар камералары объективларына эләкте.
Агентлыкка мәгълүм булганча, Сул Болак урамы буенча 42нче йорт каршында берничә кеше юлны бүлеп, машиналар хәрәкәтенә комачаулык тудырган. Юл-патруль хезмәте инспекторы аларның юлдан китүләрен таләп итә, әмма алар полиция таләпләренә каршы килгән. ЮХИДИ хезмәткәре аларны тоткарларга дигән карар кабул итә. Шул вакытта бер төркем яшь кеше инспекторга каршылык күрсәтеп, аңа һөҗүм итә.
Инспекторга һөҗүм итүдә шикләнелүче ике кешене тоткарлыйлар. Аларның икесе дә 24 яшьлек егетләр. Хәзер хезмәт вазифаларын башкарганда хокук саклау органнары хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен икесенә дә җинаять җаваплылыгы яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз