news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда машина ике укучыны бәрдергән, авыр җәрәхәтләнгән кызлар хастаханәдә

Бүген көндез ЗЯБ бистәсендә җиңел машина балаларны бәрдергән.

Чаллыда машина ике укучыны бәрдергән, авыр җәрәхәтләнгән кызлар хастаханәдә
Валентин Кулагин

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда машина ике укучыны бәрдергән, авыр җәрәхәтләр алган кызларны хастаханәгә озатканнар.

 «Татар-информ»га авария урыныннан үз хәбәрчесе сөйләвенчә, бүген көндез ЗЯБ бистәсендә18/70 номерлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Ачыкланганча, 13нче модель «Лада» машинасында 20 яшьлек егет дүртенче сыйныфтагы ике укучыны җәяүлеләр кичүендә бәрдергән.

Төрле имгәнүләр алган кызларны Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Бер кызның башы җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән һәм бите сыдырылган. Зыян күргән икенче кызның шулай ук баш мие селкенгән һәм башына зыян килгән. Моннан тыш, кызның таз сөяге сынган булуы ихтимал — диагнозны раслау өчен якын арада аңа рентген ясалачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100