news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр

Авария кичә республиканың Лениногорск районында булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр
Очевидцы

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән ир-ат белән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә Лениногорскидан Куакбаш авылына бара торган юлда булган. Анда ундүртенче модельле «Лада» һәм «Лада Приора» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ундүртенче модельле «Лада» автомобилендәге ир-ат һәм «Лада Приора»да утырган хатын-кыз имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100