news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уку йортларында һәм хастаханәләрдә тәмәке тартучылар өчен җитәкчеләр җавап тотачак

Янгын күзәтчелеге инспекторы кешеләрнең теләсә кайда тәмәке тартуын күрсә, оешманың җитәкчесенә зур штраф салачак.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Хастаханәләр, югары уку йортлары, көллиятләр, техникумнар, мәктәпләр, шулай ук башка объектларның вазифаи затлары тиешле булмаган урында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылачак. Бу хакта ТАССка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш департаменты директоры Ринат Еникеев хәбәр итте.

Россиядә 1 гыйнвардан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керде, алар сәламәтлек саклау, мәгариф һәм транспорт объектларында тәмәке тартуны тыя. Тәмәке тарту өчен махсус билгеләнгән урыннар гына искәрмә булып тора. 

«Без Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, билгеләнмәгән урында тәмәке тарткан өчен түгел, ә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылыкка тартабыз, — диде Ринат Еникеев. — Әгәр дә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы хастаханәгә тикшерү белән килсә һәм пациентларның билгеләнгән зонадан тыш территориядә тәмәке тартуын күрсә, ул кешене түгел, ә тәмәке тарту өчен махсус урын булдырмаган вазифаи затны штрафка тартачак».

Министрлык вәкиле аңлатканча, мондый очракта вазифаи затлар янгын китереп чыгуга җирлек булдырган өчен җаваплылыкка тартылачак. Хокук бозучыга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 4 маддәсе нигезендә («Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу») җаваплылык яный. Ул вазифаи затлар өчен 6-15 мең, ә янгын чыккан очракта 40-50 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100