Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкына мошенниклар шалтыратуын ничек белеп булуын аңлаттылар
Хәзерге вакытта банклар, телефон мошенникларына каршы көрәшү өчен, видеошалтырату мөмкинлеген кертергә планлаштыра.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Банк исеменнән шалтырату — бүген мошенниклыкның иң популяр схемасы. Әмма явыз ният белән шалтыратучыны чын банк хезмәткәреннән ничек сөйләшүеннән, җөмлә төзелешеннән аерып була. Бу уңайдан «Крок» мәгълүмати компаниясе эксперты Евгений Дружинин киңәшләр биргән дип, яза РИА «Новости».
Соңгы ике елда телефон мошенниклары Россия халкының 40 млрд сумнан артык акчасын урлаган.
«Банк счетына бәйле шалтыратуларга саграк карарга кирәк. Гадәттә, банкның куркынычсызлык хезмәте клиентның счетында шикле операцияләр ясалуын күрсә, счетны шунда ук яба һәм бу хакта онлайн-кабинетка хәбәр җибәрә», — дип аңлатты Евгений Дружинин.
Аның сүзләренчә, банк хезмәткәрләре беркайчан да клиенттан ниндидер мәгълүматларны шалтыратып белергә, акчаларын башка счетка күчерергә тырышмаячак. «Ягъни алар авызыннан: "әйдәгез, хәзер үк", дигән тәкъдимнәр яңгырамаячак», — дип кисәтте белгеч.
Хәзерге вакытта банклар, телефон мошенникларына каршы көрәшү өчен, видеошалтырату мөмкинлеген кертергә планлаштыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз