news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә иртән Зәй-Чаллы юлының 28нче чакрымында булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда внедорожник һәм Перьмнан килгән җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Һәлакәт, кичә, 31 декабрьдә, 11.00 сәгать тирәсендә Зәй-Чаллы юлының 28нче чакрымында булган. «Санг Йонг» автомобиле белән Пермьнан килгән унберенче модель «Лада» юл бүлешә алмаган.

Көчле бәрелешү аркасында ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. Җиңел машинаның багажнигындагы әйберләр юлга таралган.

«Җиңел машинада бер кеше кысылган. Коткаручыларга кузовны каерып, ишекне алырга туры килгән», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының өлкән яшьтәге пассажиры үлгән. Ике кеше җитди имгәнгән. Аларны автошәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot