news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Актаныш районының Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр биш минут эчендә килеп җиткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгатькә якын сүндергән.

Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-атның мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100