news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җинаятьләрне ачканда Татарстан экспертларының эш алымнары ил күләмендә гамәлгә кертеләчәк

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Экспертиза-криминалистика үзәге җитәкчесе, милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов шулай дип раслый

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе бинасына урнашкан Экспертиза-криминалистика үзәгендә аның җитәкчесе, милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов журналистлар белән очрашып, әлеге хезмәттә кулланылган яңа технологияләр хакында белешмә бирде. Экспертиза-криминалистика хезмәтенең актуальлеген раслап, үзәк башлыгы ачылган һәм тикшерелгән җинаять эшләренең 47 проценты экспертлар катнашында булуын белдерде. Аның сүзләренчә, экспертиза эшчәнлеге өчен Татарстанда экспертлар эшкәртеп, аны гамәлдә кулланып караган психик-физиологик экспертиза һәм кодлаштырылган яшерен тамгалар куллану методы юнәлешләре буенча хәзерге вакытта Россия Эчке эшләре министрлыгында, илнең башка төбәкләрендә дә гамәлгә кертү өчен, ныклап өйрәнелә.
 Аерым алганда, эксперимент барышында республика белгечләре тарафыннан соңгы 2 ел дәвамында 74 суд психик-физиологик экспертиза үткәрелгән. Шулардан 20 очракта эскпертиза мәгълүматлары суд тарафыннан гаепләү дәлиле буларак кабул ителгән һәм гаепләү карарының нигезен тәшкил иткән. Ә инде ялган кәгазь акчаларны өйрәнеп, аларны бастырганда кайбер төр төсле принтерлар калдырган кодлаштырылган яшерен тамгаларны куллану методы ярдәмендә Татарстан территориясендә әйләнешкә кертелгән ялган акчаларның 700дән артык очрагын 2007 елда бергә берләштерү һәм ялган акча сугучыларның җинаятьчел эшчәнлегенең колачын, күләмен ачыклау мөмкин булган. Хәзерге вакытта шуның буенча ТР Югары суды карамагына җинаять эше тапшырылган. Бу җинаять эше буенча Волгоград һәм Оренбург өлкәләреннән, Дагстан, Марий-Эл, Чувашия, Татарстан Республикаларыннан – Россиянең барлыгы 6 субъектыннан алынган 2,5 мең ярым берәмлек ялган акча, экспертиза нәтиҗәләре белән, матди дәлил буларак тәкъдим ителгән.
Бүген журналистларга экспертлар Галина Вагина белән Ирина Форманюк ялган акчаны чыныннан ни рәвешле аерып булуы турында гамәли дәрес, аларның ялган икәнлеген раслау өчен нинди төр җиһазлар кулланылуы хакында мәгълүмат бирделәр. Ялган акчалар белән беррәттән, Экспертиза-криминалистика үзәгендә шулай ук автотранспорт йөртү таныклыгы, югары белем алу турындагы диплом һ.б. бик күп төр дәүләт документларының ялганнары ачыклана.
       

news_right_1
news_right_2
news_bot