news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җинаятьчел берләшмәләр салган зыян былтыр республикада 1,26 млрд. сум тәшкил иткән

Ел дәвамында икътисади юнәлешле авыр һәм аеруча авыр саналган 7,3 меңнән артык җинаять эше ачыкланганнан

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Оешкан төстәге җинаятьчелек белән шөгыльләнгән берләшмәләр салган зыян былтыр республикада 1,26 млрд. сум тәшкил иткән, дөрес, Татарстан тикшерүчеләре шуннан да артыграк сумма – 1,29 млрд. сумны дәүләт, оешмалар һәм гражданнар кесәсенә кире кайтара алган. Болар исә ел дәвамында икътисади юнәлешле авыр һәм аеруча авыр саналган 7,3 меңнән артык җинаять эше ачыкланганнан, шуларның 65 проценты судларга әзерләп тапшырылганнан соң мөмкин булган. Мондый төр җинаятьләр арасында ялган акча ясап әйләнешкә кертү белән наркобизнес беренче урында тора. 

Оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы тору юнәлешендә финанс пирамидалары төзү юлы белән акча талаучылардан «Рубин», яки «Сан», тагын «Максимальная красота» пирамидалары, «Гарант Кредит» кулланучылар җәмгыяте һ.б. кылган җинаятьләр тикшерелде, дип белдерде бүген ТР буенча ЭЭМда журналистлар белән очрашуга килгән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – ТР буенча ЭЭМ карамагындагы Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Вазанов. Аның сүзләренчә, тикшерү часте хезмәткәрләре тырышлыгы белән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 2006 ел дәвамында кредит учреждениеләреннән, артык ышанучан гражданнарны алдау юлы белән, төрле автосалоннарда кредит алган итеп алдап акча үзләштергән җинаятьчел төркемгә карата җинаять эше тикшерелгән. Нәтиҗәдә, үзебезнең илдә һәм чит илләрдә эшләнгән машиналарга 18 кредит рәсмиләштерелгән, гомуми зыян 6 млн. сумга җыелган. Моннан тыш, алар шушы алдап кулга төшергән милекне ЮХИДИдә исәпкә теркәп легальләштергән һәм алга таба исәптән төшереп гади гражданнарга сату юлы белән акча эшләргә ниятләгән булганнар. Тикшерү барышында исә «тимер ат»ларның бер өлеше җинаятьчеләрдән тартып алынган. «Бу эш буенча тикшерү тәмам, җинаятьчеләр 5 һәм 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде», - дип нәтиҗә ясады А.Вазанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100