news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җинаятьче Казанда Декабристлар урамындагы ювелир кибетен баскан

Карак кибеттән 100 мең сумлык алтын урлаган.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Битлек кигән җинаятьче Казанда Декабристлар урамындагы ювелир кибетен баскан, дип хәбәр итә “Татарстан24”.

Кибеткә маска киеп кергән карак сатучыларны куркытып, берничә витринаны ваткан. Кибеттән ул 100 мең сумнан артык алтын бизәнү әйберләрен урлап качкан.

Җинаятьче ювелир кибетендә штатлы сакчы югын белгән дип фаразлана. Сатучылар көндез кибеткә шикле кеше керүен әйткән. Ул берни дә алмаган, әмма аның үз-үзен тотышы кибетчеләрне шикләндергән булган.

Җинаять урынына эт белән кинолог килгән һәм эт эзне ала алган. Моннан тыш, кибеттә күзәтү камералары да бар, анда җинаятьче эләккән. Бу язмалар полицейскийларга җинаятьчене ачыкларга ярдәм итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100