news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җинаять-башкарма системасы пенсионерлары торак сертификатлары алды

Җинаять-башкарма системасы пенсионерлары торак сертификатлары алды

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Республиканың Җинаять-башкарма системасының 11 пенсионер гаиләсе быел торак шартларын яхшырта алды.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең эчке хезмәт генерал-майоры Дәүфит Хәмәдишин яңа ел бәйрәме алдыннан

Чистай, Түбән Кама һәм Казанда яшәүче элекке хезмәткәрләргә торак сертификатлары тапшырды. Алар барысы да җәзаларны үтәү системасында 10 ел эшләгән.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә торакка сертификат бирү программасы 1997 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә дәүләт ярдәме белән берничә дистә кеше фатирлы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot