news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясен Камал һәм Тинчурин театры актрисалары бүлеште

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» театр премиясе Камал театры актрисасы Ләйсән Гатауллинага һәм Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлаховага тапшырылды.

Камал театрының Зур сәхнәсендә «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара. Актрисаларга премияне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчантаев тапшырды.

Фәрит Бикчәнтәев чыгышын яна бина өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады. Артистларны һәм тамашачыны театр коне белән котлады.

«Нәрсә генә әйтсәләр дә без бу спектакльне уйнаячакбыз. Безнең фатихабыз бар», – диде Ләйсән Гатауллина.
Резеда Сәләхова Ләйсәннең дә, үзенең дә реаль персонажларны уйнавына басым ясады. «Туган-тумача» спектакленең үзе уйнаган төп герое Шәрифәнең прототибы Илгиз Зәйниевның әбисе Разия әби булуын искәртте.

Ләйсән Гатауллина Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен премиягә лаек булды. Резеда Сәлахова Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен тәкъдим ителгән иде.

  • Әлеге номинациядә театр премиясенә Әлмәт театрының «Нечкәбил» спектаклендәге роле өчен Лилия Заһидуллина, Бөгелмә театрының «Варшавская мелодия» спектаклендәге роле өчен Ләйсән Хәбибуллина, Буа театрының «Баязитова» спектаклендәге роле өчен Руфина Хаматдинова, Түбән Кама театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендәге Гөлфинә роле өчен Гөлнура Галиева да дәгъва итте.
  • «Тантана» театр премиясе комиссиясенә республика театрларыннан 73 спектакль кергән.
  • Номинантлар 17 номинация буенча билгеләнгән.

«Туган-тумача»

Фото: © Салават Камалетдинов

«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл»

Фото: © Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100