news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укытучылары «Иң яхшы туган тел укытучысы» илкүләм бәйгесендә Татарстан данын яклый

Казан укытучылары «Иң яхшы туган тел укытучысы» илкүләм бәйгесендә Татарстан данын яклый
Фото: © https://mon.tatarstan.ru

Бүген Липецк шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы» V бөтенроссия һөнәри конкурсының сынаулары башлана.

Конкурсның юбилей сезонында Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог катнаша. Алар арасында — 85 укытучы һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 46 тәрбияче, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Конкурсның оештыручысы – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, операторы – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.

Бүген конкурс программасын «Методик остаханә» ачып җибәрә. Катнашучылар үзләренең педагогик идеяләрен, авторлык эшләнмәләрен һәм практикада сыналган һөнәри алымнарын тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасын конкурста Казан шәһәренең Совет районындагы 11 нче күп профильле лицейның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Курамшина һәм Казан шәһәренең Идел буе районындагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева тәкъдим итә.

Конкурсның тантаналы ачылышы 8 сентябрьдә — Россия Федерациясе халыклары телләре көнендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot