news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

«Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Казанда Республикакүләм «Ел укытучысы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды. «Әкият» курчак театрында узган тантанада «Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңгән укытучыларны да бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

«Татар дөньясы өчен Татарстан – үзәк, Казан – мәркәз. Читтә яшәүче милләттәшләребез карашлары Татарстанга, Казанга төбәлгән. Бәйгедә төбәкләрдән килгән татарларның катнашуы – зур дәрәҗә. Алар үзләрен татар телен укыту белән генә чикләнмиләр, алар – милләт баласын үстерүчеләр», – диде Данис Шакиров.

Төбәкләр арасында беренче урынны Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева яулады.

Икенче урында – Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясе укытучысы Роза Ибраһимова, Бөгелмә шәһәре 2 нче лицее укытучысы Гөлназ Хәйбуллина.

Өченче урынга Киров өлкәсе Иске Пенәгәр урта мәктәбе укытучысы Раилә Батыркаева, Кукмара шәһәре Булатов исемендәге күппрофильле лицее укытучысы Руслан Гайнанов лаек булды.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең лауреатлары - Морзаева Ләйсән Имаметдин кызы (Башкортстан Республикасы Исмаил авылы урта мәктәбе), Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы (Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе), Латыпова Венера Рәшит кызы (Омск өлкәсе Үләнкул урта мәктәбе), Галиева Айгөл Рашат кызы (Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе).

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

«Күңелем - игелектә» номинациясе – Нуриева Лилия Валерий кызы (Яр Чаллы шәһәренең 64 нче прогимназиясе)

«Милли традицияләрне саклаучы» номинациясе – Галәветдинова Фирдания Киаметдин кызы (Чувашстан Республикасы Урмай урта мәктәбе)

«Укытучы-иҗатчы» номинациясе – Батырова Зилә Зөфәр кызы (Казан шәһәре Мәскәү районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе)

«Һөнәргә тугрылык» номинациясе – Боярова Фәзия Фәрит кызы (Мордовия Республикасының Черемиш төп белем бирү мәктәбе)

«Өметле киләчәк» номинациясе – Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Казан шәһәре Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе)

«Педагогик сәләт» номинациясе – Мусина Лилия Илсур кызы (Пермь крае, Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе)

«Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе – Гарифуллина Дилбәр Рафак кызы (Мөслим районы Күбәк урта мәктәбе)

«Заман укытучысы» номинациясе – Юмакаева Венера Абдулкадыйр кызы (Пенза өлкәсе Татар Кынадысы урта мәктәбе)

«Иҗат һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе – Әгъзәмова Алисә Хәбир кызы (Казан шәһәре Совет районының 184 нче урта мәктәбе)

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе - Биктимирова Лилия Ринат кызы (Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы урта мәктәбе)

«Максатка ирешүдә ныклык» номинациясе - Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Казан шәhәре Киров районының 188 нче күп профильле лицее)

«Күңелем – игелектә» номинациясе - Җиһаншина Гөлнур Фатыйх кызы (Түбән Новгород өлкәсе Камка төп белем бирү мәктәбе)

«Эрудиция һәм иҗади фикер» номинациясе - Мозаффаров Рамил Мөдәрис улы (Казан шәһәре Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе)

«Педагогик өметләр» номинациясе – Шәрәфетдинова Гөлназ Рөстәм кызы (Ульяновск өлкәсенең 64 нче урта мәктәбе)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100