news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ин яхшы балалар спектакле өчен «Әкият» курчак театрына «Тантана» премиясе тапшырылды

«Тантана» премиясенең «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Серая шейка» спектакле өчен «Әкият» курчак театры бүләкләнде.

Дипломны Әлмәт районының Тайсуган мәктәбе директоры, Россиянең спорт мастеры, көрәшче, тренер Руслан Нургалиев тапшырды.

«Серая шейка» спектакленең режиссеры – Илгиз Зәйниев. Ул үзе тантанада катнашмый. Әлеге вакытта Мәскәүдә - «Алтын битлек» театр премиясенең жюри комиссиясендә эшли.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100