news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң аз пенсия алучылар билгеле

Россиядә иң аз пенсия алучылар билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Кеше рәсми хезмәт стажыннан башка никадәр күбрәк эшләсә һәм аның хезмәт хакы никадәр түбән икән, пенсия күләме дә шулкадәр аз булачак, дип белдерде Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Фәридә Мирзабалаева «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу ирекле пенсия тупланмалары схемасын кулланмаучыларга, исәпкә алынмаган хезмәт стажы турында документлар тәкъдим итмәгән һәм пенсия баллары аз булган кешеләргә кагыла.

Россиядә дәүләтнеке булмаган пенсия системасы әлегә зәгыйфь үсеш алган. Росстат бәяләвенчә, аны Социаль фонд системасындагы барлык пенсионерларның нибары 3,6 проценты ала. Шунлыктан халыкта пенсия тупланмалары культурасын һәм тиешле стратегияләр куллану күнекмәләрен үстерергә кирәк.

«Квалификацион хезмәткә лаеклы эш хакы түләнүе, ә Социаль фондка күчерелгән акчаның лаеклы картлык тәэмин итә алуы мөһим», - дип сүзен төгәлләде Мирзабалаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100