news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң көчле батырлар Мәскәү Сабан туенда очраша

Иң көчле батырлар Мәскәү Сабан туенда очраша
https://avtonomiya.tatar/

1 июльдә Мәскәү Сабан туенда билбау көрәше буенча дөнья Кубогы финалы узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда дөньяның 15тән артык иленнән килгән йөздән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Турнирның башлангыч этабы - «Янтарь» спорт комплексында, ә финал ярышлары һәм тантаналы чаралар Мәскәү Сабан туе мәйданчыгында узачак.

Ярышларның финал өлешендә ике команданың (символик дөнья җыелмасы һәм Россия җыелмасы) кара-каршы очрашуы көтелә. Турнирда 60 килограммнан башланган үлчәү категориясеннән абсолют категориягә кадәр барлыгы 11 комплект бүләк уйнатылачак.

Дөнья Кубогында катнашучылар арасында көрәш буенча дөнья чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук Олимпия уеннары һәм спорт көрәше буенча дөнья чемпионатлары призерлары бар. Моннан тыш, танылган көрәшче, күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы, Мәскәү шәһәре вәкиле Сергей Павликның (авырлыгы – 200 килограммнан артык) да катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot