Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымталар билгеле
«Белем җәүһәрләре-2022» бәйгесендә җиде номинациянең берсе - «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта» номинациясе. Аларны кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр.
Икенче урында - «ТӘРТИП» радиосының мобиль кушымтасы. https://apps.apple.com/ru/app/%D1%82%D3%99%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BF-%D1%80%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BE%D1%81%D1%8B/id1541313918.
Өченче урында - Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы.
Җиңүчеләрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов тәбрикләде. Ул беренче тапкыр жюрида катнашканын искәртте. «Шушы проектларга нигез салган Раил Гатауллинга рәхмәт. Ничә еллар шушы эшчәнлекне уңышлы алып бара. Зал җыелган икән - аның эшенең нәтиҗәсе. Татар миләте, интернеты үсешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәт», - диде.
Рәмис Латыйпов укытучыларга аеруча зур рәхмәтен җиткерде. «Һәрвакытта алар үзләренә бирелгән эшне җиренә җиткереп башкарып чыга. Яндекста, Гуглдамы яңалык эзли башлыйбыз икән, татар матбугатыныкы әле чыкмаган булса да, укытучыларныкы инде чыга. Алар татар шәхесләре турында да язган. Шушы мәгълүмат татар интернетында зур урынны алып тора. Киләчәктә дә татар интернеты үсештә булыр дип уйлыйм», - дигән теләктә калды.
Аның фикеренчә, бу өлкәдә уңышлы эшләгән укытучылар тәҗрибә уртаклашу сыйфатында киңәшләрен биреп, онлайн семинар оештыру да файдага булыр иде.
Тантанада, шулай ук, сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проектлар билгеле булды.
Өченче урында - «Сәясәт: кара? ак?» http://gkg.ucoz.ru.
Икенче урын «Ватаным Татарстан» газетасына бирелде https://vatantat.ru.
Беренче урынга Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы лаек. https://kzn.ru/?lang=ta.
«Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал» номинациясендә өченче урынга «Мәңгелек татар әдәбияты» сайты чыкты. https://youtube.com/channel/UCuftbj4dvVMDv6XhjZ2uVOw.
Икенче урынга Камал театрының рәсми видеоблогы лаек булды. https://www.youtube.com/kamalteatri.
Беренче урында Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы. https://www.youtube.com/c/PiterTatar.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз