Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе самолетына Советлар Союзы Герое Самат Садриев исеме бирелде
«Татарстан нефте геройлары» проекты кысаларында «ЮВТ АЭРО»авиакомпаниясе самолетына Советлар Союзы Герое Самат Садриев исеме бирелде. Бу - Татарстанның нефть тармагы үсешенә өлеш керткән нефтьчеләр хөрмәтенә аталган дүртенче лайнер, дип яза «Нефтяные вести» газетасы.
Самат Садриев 1920 елның 15 гыйнварында Иске Шөгер авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганчы заводта, мәгариф өлкәсендә эшли, колхоз театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр эшчәнлегендә катнаша.
Казанда танк мәктәбен тәмамлагач, фронтка озатыла. Танк подразделениеләре составында сугыша, авыр яраланып госпитальдә дәваланганнан соң пехотада хезмәт итүен дәвам итә.
Самат Садриевка Советлар Союзы Герое исеме Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. 1943 елның 24 сентябренә каршы төндә аның отделениесе беренчеләрдән булып елганы кичә һәм куелган хәрби бурычны үти. Җиңү көнен Берлинда каршылый. 1945 елның июнендә Садриев Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында катнаша.
Демобилизацияләнгәннән соң Самат Садриев «Лениногорскнефть» нефть һәм шаз чыгару идарәсендә эшли. Эретеп ябыштыручыдан алып бригадирга кадәр хезмәт юлы үтә, Шөгер – Клявлино нефть үткәргечен төзүдә һәм республиканың нефть сәнәгатен үстерүдә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз