news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Имтиханны йөз баллга тапшырып – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына

Имтиханны йөз баллга тапшырып – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына
Фото: «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге матбугат хезмәте

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына быел рус теле һәм әдәбиятыннан йөз балл җыйган абитуриентлар, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар килә, барысы да - алтын аттестатлар белән. Һәм бу аерым очраклар гына түгел, ә тотрыклы тенденция: иң яхшылар Казанга юл тота. Бу хакта «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диана Дмитриева рус телен йөз баллга тапшырган һәм инде репетитор булып акча эшли, хыялы – педагог булу. Каролина Әхмәтҗанова Мурманскидан ук килгән: ул рус теле буенча олимпиада призеры, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешенә имтиханнарсыз керә, тайм-менеджмент һәм ораторлык сәнгатен үзләштерергә хыяллана. Дарья Щебарова - әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе һәм шул ук фән буенча йөз балл җыйган абитуриент. Укытучысыннан үрнәк алып, VII сыйныфта ук педагог булырга карар кылган. Түбән Камадан Анастасия Дувалова да әдәбиятны йөз баллга тапшырган, тәрҗемәче булырга һәм спорт карьерасы турында хыяллана — спортчылар өчен тәрҗемә итәргә тели.

Кызлар үзләре булачак абитуриентларга бер генә нәрсәне киңәш итә: «шулай кирәк булганга» түгел, ә күңел белән сайларга. Һәм болай дип искәртәләр: йөз баллга тапшыру – реаль әйбер, иң мөһиме — бирешмәскә.

news_right_1
news_right_2
news_bot