news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Имтиханнар чорында психолог сүзе: Әти-әниләр «балам» дип булса да дәшсеннәр иде...

Җәй башы – укучыларыбызның имтиханнарда белемнәрен сынар чак җитте. Казанның 161нче мәктәбе психологы, татар теле укытучысы Гөлназ Сабирова белән балаларның имтиханнар чорында күңел халәте, аларны тынычландыру юллары, ата-аналарның үз-үзләрен дөрес тотышы турында әңгәмә кордык.

Имтиханнар чорында психолог сүзе: Әти-әниләр «балам» дип булса да дәшсеннәр иде...
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гөлназ Насыйбулловна, балалар өчен җаваплы, җитди көннәр җитте. Психолог буларак сезгә нинди борчулар белән киләләр?

Имтихан, имтихан инде ул. Бик тыныч балаларда да каушау сизелә. Вариантлар күп бит, үзләштереп бетерә алмабыз дип куркалар, шуңа күрә, уку тәмамланганчы, төрле тренинглар уздырдык. Дөрес сулыш алымнарын кабатладык. Дүрткә кадәр санап, сулыш алабыз, аннары дүрткә кадәр санап пауза, кабат дүрткә кадәр санап, ярымачык авыз белән тулысынча чыгарырга кирәк. Күзләрен йомдырып, тыныч кына музыка куеп, кош, диңгез тавышлары тыңлатып, яраткан урыннарын күз алдына китереп, укучылар белән шундый күнегүләр ясадык. Аннары шәм яндырып, матур теләкләр теләп, бер-берсенә җибәрделәр.

Фото: © Гөлназ Сабированың шәхси архивыннан

Имтихан вакытында белгәнеңне дә оныткан кебек буласың икән, бер мәлгә игътибарны читкә юнәлтергә кушам. Каушап, югалып каласыз икән, бу дөньядан бөтенләй «өзелеп» торыгыз дим. «Ах, чәчем тәмле исле икән...», «карале, укытучының күлмәге нинди затлы», «ә көн нинди җылы, кояш яктырта», дип шулай уйланып алыгыз, дим. Берәр дүрт сәбәп табып, игътибарны шулай читкә юнәлтеп алсаң, баш мие җайланып китә, онытылган әйберләр акрынлап искә төшә.

Балаларда ярсып китү очраклары да була, шуның аркасында кайберәүләр «промежуточный» яза алмый. «Син имтиханны бирә алмаячаксың» дип, начар укучыларны куркыткан укытучылар да була, кызганыч. Шулай дип елап килгәннәрне юатырга туры килә.

Фото: © Гөлназ Сабированың шәхси архивыннан

Иртәгә имтихан дигән көнне кабатламаска, өйрәнмәскә дигәнне дә ишеткән бар...

Әйе, дөрес сүз ул. Әзерләнергә дүрт көн калгач эшкә керешәсең икән, өч көнен ныклап, озаклап утырып өйрәнәсең, чөнки ул вакытта курку хисе алай көчле булмый, ә дүртенче көнне ял итәбез. Ял итәргә, тынычланырга кирәк. Әгәр тыныч булсаң, баш мие үзенекен истә тотып эшли ул. Ә иртәгә имтихан дигән көнне стресс белән китап өстендә утырсаң, башка барыбер кермәячәк.

«Төне буе өйрәндем, йоклый алмадым», – дип килә кайбер балалар. Шуңа күрә без аларга алдан ук: «Иртәрәк ятыгыз, 4-5тә иртәрәк торып, формулаларны кабатлагыз» – дип кисәтәбез. Пустырник, тынычландыра торган дарулар, ярты төймә аспирин эчеп йокларга кушам. Иртәнге сәгать 4-5тә кешенең «беренче фазасы» йоклап беткән була. Кеше йокысын туйдырган, дигән сүз. «Икенче фаза»ны йокларга тотынган кешеләр хәтта 11.00 сәгатьтә торса да, йокылары туймаган кебек була, алар шуңа «хәл юк, башым авырта» дип зарлана. Иртә ятып, иртә торып кабатлаганда, баш мие ял иткән, хәтер яхшы, тиз сеңдерә. Бала да үзен шулкадәр яхшы хис итә, чөнки баш мие сеңдергәнен бала үзе дә сизә, шуңа күңеленә рәхәт, җиңел.

Репетитор белән шөгыльләнгән балалар имтихан алдыннан үзен тынычрак хис итәме?

Юк, аларда да барыбер курку бар. Репетитор биргән материал гына җитмәскә мөмкинлеген аңлый алар. Хәзер программалар шулкадәр авыр бит.

Мин тагын бер проблемага игътибар юнәлтер идем: класста балалар күп хәзер. 20-25 баладан да арттырмас идем. Бала саны күп булган саен тавышы да күп була бит аның, укытучыга дәрес аңлату да кыенрак, сорап өлгереп тә булмый. Аз булганда, балалар да шундый тыныч утыра.

Хәзер билет алып сөйләп утырасы юк, тест рәвешендә булгач, имтихан җиңелрәк дип уйлаучылар да бар. Сез килешәсезме?

Беләсезме, укытучы алдында сөйләсәләр, күпкә яхшырак булыр һәм алган белемнәре дә хәтердә озаграк сакланыр иде. Хәтерлим әле: әти китапханәдән капчык-капчык китап алып кайта иде, шул китапта фәлән-фәлән биттә дип язып куя идек, аннары шул мәгълүматны бүлмәдә кызларым белән бергә укый идек тә, дәфтәрләргә теркәп бара идек. Хәзер дә элекке тәртип булса, имтихан алдыннан дәфтәрләрен укырлар иде дә, әзер булырлар иде.

Ничә ел тестлаштыру бара – һич ияләнә алмыйм. Психолог буларак әйтер идем: бу системаны уйлап табучылар аны балаларда авыр хисләр уятып керттеләр. Имтихан үзе бер стресс булса, икенчесе – фейсконтроль. Шулай тикшерү аша кереп кара әле һәрвакыт! Каешка кадәр салдырып кертү – балаларга бөтенләй хас түгел!

Әле бер укытучының «кайбер мәктәпләрдә коточкыч мәсхәрәлиләр», – дип сөйләгәнен ишеткән идем. Пиджакларга кадәр салырга кушалар икән. Имтиханга баргач, нәкъ менә шундый хәлләрне күзәтергә туры килгән. Бу бит балалар! Ник мәктәптә төрмәдәге кешеләрне керткән, чыгарган инспекторлар кебек кыланырга?! Мәктәптә шундый система буламыни инде?!

Ә шоколадларны фольгаларыннан салдырып кертүне әйт син! Былтыр мәктәпләрнең берсендә кәгазеннән салдырырга кушкач, пакетлары да булмагач, балалар шоколадны кулларында тотып торган, аннары ул эри башлаган... Күңел елый инде. Югыйсә, фольгасын кергәч тә ачып куя алалар, без үзебездә шулай дип аңлатабыз. Ахмаклык инде! Фольгага шпаргалка язып буламы? Фольга эчендә булмагач, ул бит инде пакет эчендә дә эри, бала аны агызып ашап утырырга тиеш буламы?!

Аннары, беләсезме, хәзерге имтиханда бит сорауларны да юри буталчык, башны бутый торган итеп бирәләр. Күп укытучылардан да ишеткән бар аны. Әйтерсең, бала хаталы язсын өчен шулай эшләнә. Кагыйдәгә кермәгән искәрмә сүзләрне табарга кушканлыкны бик игътибар белән укыгач кына аңлап була. Югыйсә, киресенчә, кагыйдәгә туры килгән сүзләрне табу мантыйкка туры килер иде кебек. Бер район укытучысы сөйләп торды: мәсәлән, «хороший – это причастие мужского рода...» дип башлана сорау һәм дөрес кушымча табарга кушыла. Бала тизрәк кушымча эзләргә тотына, янәсе, дөрес, җавапка «плюс» куя. Ә ул бит причастие түгел, сыйфат. Бала игътибар белән укымый да, шулай югалып кала инде. Тыныш билгеләре белән дә шундый баш бутагыч сораулар бар анда. Балаларны менә шулай белем ягыннан тикшерү түгел, ә игътибарлылыкта тоткан кебек.

Гомумән, мин төп ике проблеманы әйтер идем: балаларда игътибар һәм хәтер аксый. Бик күп бала хәтере начараюдан интегә. Бөтенләй ятлый алмый азапланучылар бар. Бигрәк тә, күп дәрес калдырса, андыйларга авыр. Без инде, үз чиратыбызда, андый балаларны ПМПК (психолог-табиб-педагог) комиссияләргә дә җибәрәбез. Хәтере, игътибары бөтенләй юк, хәлләре тиз бетә дип язып җибәрәбез. Ата-ана рөхсәтеннән башка икенче елга калдыра алмыйбыз бит – хәзер закон шулай. Без ПМПК комиссиягә карауга җибәргән балалар буенча псхиатрдан җавап килә аннары, янәсе, ул акылга зәгыйфь түгел. Без бит бөтенләй башка әйбер турында сөйлибез, бала укый алмый, хәтере юк, уку өлгереше түбән, дибез. Бәлки, җиңеләйтелгән программа булыр дип, әти-әниләр үзләре сорап килгән очраклар да була. Ул балаларны нишләтәсең? Бөтен сыйныф инша яза – ул язмый, берни эшләми, тик утыра, ачуланып та булмый.

Авыр, тынычлыгы булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга да бик авыр инде. Үги атасы белән яшәп, өйдә гел тавыш чыгып торса, укуда нинди гаме булсын аның? Ә, бәлки, гаиләдәге проблемалары аркасында төне буе йокламагандыр ул бала, ә без аннан нидер таләп итәбез. Менә шундый халәттә яшәүче бала ничек синең дәресеңдә катнашырга тиеш? Аның башында бер генә уй: үги ата белән ничек яшәргә?

Тәрбия булмаса, баладан белемне таләп итеп тә булмый. Мин укытучыларга да: «Әйдәгез, башта баланы тәрбиялик, нәрсәгә кирәк ул сезнең «икеле», «өчле»ләрегез, аның өендә бик яман, әйтеп булмый торган хәлләр, дип әйтәм. Аннары «казый» башлагач, ата-анага килеп чыгабыз, аларны чакырабыз.

«Нәтиҗә нинди генә булса да, «мин сине яратам» дигән сүзләр бала өчен иң көчле мотивация»

Әти-әниләр баласының имтиханы алдыннан үз-үзен өйдә ничек тотарга тиеш?

Имтихан алдыннан әти-әниләрнең төп бурычы – балага ышаныч белдерү, өйдә тыныч мохит тудыру һәм стрессны киметү.

Матур сүзләрдән башларга кирәк. «Улым, кызым, балам, бәгърем». «Балам» дип булса да дәшсеннәр иде... Ул сүзне балалар әти-әнидән сирәк ишетә. Нинди җылы сүз бит! Әти-әнигә йомшак булырга тырышырга кирәк.

Бала янына утырып, кочаклап: «Балам, мин сиңа булыша аламмы? Әйдә икәү карыйк», – дияргә була. Бала ана назын тоеп, җанланып китеп, өйрәнә башларга мөмкин. Бала ярсып китеп, дорфалана башласа: «Улым, мин сине аңлыйм», – дип башыннан, аркасыннан сыйпап, «кирәк булса, чакыр» дияргә һәм чыгып торырга, тынычлыкта калдырырга кирәк. Катлы-кабат сораштырып торганга кайбер балалар борчыла гына.

Имтихан алдыннан стресс һәм дулкынлану – табигый хәл. Позитив фикерләү һәрчак мөһим: үзеңне «мин булдыра алмыйм» дип түгел, ә «мин моны өйрәндем һәм булдырам» дип рухландырырга кирәк.

Әгәр бала имтиханны ата-ана өмет иткән билгегә тапшыра алмаса? Баланы ачуланырга ярамыйдыр бит инде?

Ярамый, әлбәттә, ләкин начар билге өчен бик каты каныккан ата-аналар да була. Иң элек, әти-әнигә аңларга кирәк: ул «3»ле алган икән, син сүгеп нәрсә эшлисең? Бала имтихан биреп, күпме стресс алган, мин хәзер өстим генә бит инде, дип уйларга кирәк. Ачуланганнан гына «3»ле барыбер «4»кә әйләнми, ә бала белән мөнәсәбәт бозылырга мөмкин. Ата-ана ачуланып, баланың психикасына зыян салуы ихтимал, аннары икенче имтиханга барганда, бу тискәре чагылыш табарга мөмкин. Кайбер балага «өчле» дә сабак, икенче имтиханына ул әзерләнебрәк барачак.

Балаларның күңелләре бик яралы, монда төшеп тә елап утыралар, психикалары какшаган, шуңа чыгарылыш сыйныф балалары булган ата-аналар үз өсләрендә эшләсеннәр иде.

Гөлназ Сабировадан ата-аналарга төп киңәшләр:

  • Баланың куркуын көчәйтмәгез, имтиханны тормыш-үлем мәсьәләсе итеп күрсәтмәгез. Сезнең төп таяныч булуыгыз балага көч өсти.
  • Чагыштырудан туктагыз: Балагызны башкалар белән түгел, ә бары тик үзе белән генә чагыштырыгыз (ул узган атнада булдыра алмаган әйберне бүген эшли ала ич!)
  • «Имтихан» сүзе белән басым ясамагыз: Өйдә бу теманы гел сөйләп, баланың борчуын арттырмагыз. Уку процессын гадәти хәл итеп кабул итәргә кирәк.
  • Физик хәлен күзәтегез: Балагызның дөрес туклануын, кимендә 8 сәгать йоклавын һәм саф һавада йөрүен тәэмин итегез.
  • Дөрес сүзләр табыгыз: «Син булдырасың», «Мин сиңа ышанам», «Нәтиҗә нинди генә булса да, мин сине яратам» дигән сүзләр бала өчен иң көчле мотивация.
  • Хис-кичерешләрне тыныч кабул итегез: Балагыз еласа яки ачуланса, аны тынычландырырга тырышыгыз, ләкин аның кичерешләрен кимсетмәгез.
  • Ял көне оештырыгыз: Имтихан алдыннан көне-төне әзерләнергә кушмагыз. Кич белән бергәләп чәй эчү, кино карау яки җәяү йөрү баш миенә ял бирергә ярдәм итә.
  • Имтихан стрессын организмнан чыгару өчен, баланы урманга кошлар тавышын тыңларга яки үзләре яраткан башка җиргә алып чыгарга була.
  • Әгәр сезгә яки балагызга ярдәм кирәк булса, мәктәп психологына шәхси очрашуга язылырга була. Өстәмә психологик ярдәм кирәк икән, сез Татарстан Республикасы Психологик ярдәм үзәге сайтына яки Гомумроссия 8-800-2000-122 ышаныч телефонына шалтыратып бушлай һәм аноним киңәш ала аласыз.

161нче мәктәптә имтиханнар алдыннан укучылар һәм ата-аналар өчен бик күп плакатлар әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot