news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имтиханнар вакытындагы җитешсезлекләр һәм килеп чыккан кыенлыклар хакында мәгълүмат җыела

Килгән барлык тәкъдимнәр идарә белгечләре тарафыннан каралып, һөнәри һәм эксперт оешмаларына тикшерүгә куелачак.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү турында кайгырта. Федераль хезмәт чыгарылыш сыйныф укучыларыннан имтиханнар турында тәкъдимнәр җыя. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак һәм ачыктан-ачык итү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Имтиханнар вакытындагы җитешсезлекләр һәм туган кыенлыклар хакында бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru. электрон адресына яза алалар.

Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр җыя башлау хакында имтиханнарны вакытыннан алда бирү чоры төгәлләнгәч, 2018 елның апрель аенда хәбәр иткән иде.

Килгән барлык тәкъдимнәр каралачак, идарә белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелеп, нәтиҗә ясалачак һәм шуннан соң һөнәри һәм эксперт оешмаларына тикшерүгә куелачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарын төп чорда биргән чыгарылыш сыйныф укучылары да шулай ук дәүләт имтиханнарын камилләштерү хакындагы үзләренең фикерләрен Рособрнадзорга җибәрә алалар.

  • Тәкъдимнәр җыю 30нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
  • Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итә.  Вакытыннан алдан бирү чоры 21 марттан 11 апрельгә кадәр булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100