Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Имтиханга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче балалар саны арткан
Кирәк булган очракта, укучылар өчен махсус тренинглар да оештыралар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда имтиханнарга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче мәктәп укучылары саны арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына интервьюда Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде.
«Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентын нәкъ менә имтиханнар белән бәйле сораулар борчый. Укучылар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаша. Балаларга укытучылар да, әти-әниләр дә басым ясый. Шуңа күрә бала яңа мәгълүматны авыр кабул итә», — диде ул.
Лия Бодрова укучылар өчен тренинглар үткәрүләре турында да әйтте.
«Укучылар шундый сораулар белән язга таба күбрәк мөрәҗәгать итә. Кайчакта алар өчен тренинглар да үткәрәбез», — дип сөйләде психолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз