news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Имтиханда студентларны мыскыл иткән КДМУ укытучысын эшеннән җибәргәннәр

«Гистология» дисциплинасы буенча имтихан алганда укытучы үзен тупас тоткан, студентларны мыскыл иткән һәм кимсеткән.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан дәүләт медицина университетында II курс студенты мөрәҗәгатеннән соң оештырылган тикшерү төгәлләнде. Кызның сүзләренчә, «гистология» дисциплинасы буенча имтихан алганда укытучы үзен тупас тоткан, студентларны мыскыл иткән һәм кимсеткән.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча университет укытучысы Шәймәрданова белән хезмәт мөнәсәбәтләре туктатылды. Шулай ук мондый хәлләр барлыкка килүне кисәтүгә юнәлдерелгән оештыру-методик чаралар комплексы булдырылды», - дип искәрттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot