Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Имтиханда алдашу шәригать кануннарына каршы килә - Saudi gazette
Согуд Гарәбстаны галимнәре алдашып яки сатып алган диплом-таныклыклардан таш тартырга һәм тәүбәгә килергә чакыра.
(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Сафина). Имтиханда алдашу шәригать кануннарына каршы килә. Бу хакта Согуд Гарәбстанының Saudi gazette басмасы яза.
Аксакал галимнәр шурасы әгъзасы, шәех Әхмәд бин Али Әл-Мөбарәки сүзләренчә, белем турында ялган таныклыклар, сертификатлар исламда тыела.
"Имтиханда алдашу, күчерү һәм башка шундый гамәлләр рөхсәт ителми. Ялган дәрәҗәдән файдаланып, хезмәт хакы алып яшәүне безнең дин рөхсәт итми , - дигән ул.
Әхмәд бин Али Әл-Мөбарәки ялган сертификатлар белән сату итү генә түгел, аларны сатып алу да Изге Коръән һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) гыйлеме буенча исламда катгый тыелуын ассызыклый:
“Иң хәтәре -ялган гыйльми дәрәҗәгә ия булучының - медицина яки аның белән чиктәш өлкәләрдә эшкә урнашуы”, - ди ул. Ялган сертификат алып эшкә урнашучыларны ул мошенниклар дип саный. “Сатып алынган дипломлы укытучы мәктәпне, укучыларын, ата-аналарны һәм җәмгыятьне алдый”, - дип билгеләп үтә.
Шәех Әхмәд бин Али Әл-Мөбарәки андый документка ия кешеләрне эш урыннарыннан һәм ялган сертификатларыннан баш тартырга өнди. “Чынлап торып белем алмаган кешеләре булган милләт алга таба ничек усәргә тиеш? Ялганчылар ихлас тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә аларга югалткан эш урыннарын компенсацияләр һәм иксез-чиксез нигъмәтеннән өлеш чыгарыр”, - ди ул.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ясалма сертификат сатучыны да, аны сатып алучыны да ришвәт берләштерә дип саный. "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында ул шул хакта белдерде.
"Мисал өчен, укымыйча, акча түләп, машина йөртү хокукын биргән сертификатны сатып алдык икән, без ришвәт бируче булып саналабыз. Пәйгамбәребез дин шәрифләрендә алучыны да, бирүчене дә: "Ләгънәт иткән",- ди. Ягъни, ришвәт алу да, бирү дә зур гонаһ булып санала һәм рөхсәт ителми".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз